«ТАТАРЧА КОМИКСЛАР» КИТАБЫ СИНЕҢ ЭШЕҢНЕ КӨТӘ!
2022 ел башында, «Үз телем» бәйгесе гранты кысаларында, «Татарча комикслар» китабы дөнья күрәчәк. Әлеге китапта Казан тарихы, шәһәр риваятьләренә нигезләнгән комикслар урын алачак. Әгәр синең комикслар ясау тәҗрибәң бар, яки син үзеңне бу юнәлештә сынап карарга телисең икән, бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма: синең комиксың та бу китапта дөнья күрергә мөмкин!
Катнашучылар, Казан тарихына бәйле комикслар ясап, 11 октябрьгә кадәр гариза формасын тутырырга тиешләр. Комикс А5 форматында 5 бит күләмендә булырга тиеш. Мисал буларак «Печән базары ничек барлыкка килгән», «Кирмән янында яңа цирк ничек төзелгән», «Видео магнитофонны уйлап табучы Александр Понятов – кем ул» һәм башка темалар тәкъдим ителә. 20 җиңүче 12 октябрьдә игълан ителәчәк. Алар 15-17 октябрьдә белем бирү чараларына – экскурсиягә, Казан тарихы лекциясенә һәм документаль кино төшерү жанрында эшләүче Россия комикс артистларының берсе белән онлайн-конференциягә чакырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев