«ТАРХАН» БӘЙГЕСЕНЕҢ ЧИРЕК ФИНАЛЫ КАЙЧАН УЗА?
2025 елның 11 һәм 12 мартында ТР Милли китапханәсендә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонының 1/4 финалы төшереләчәк. 2021 елдан башлап телепроектны оештыручылар булып ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тора.
Бу сезонда Татарстанның 10 муниципаль районыннан һәм 9 шәһәреннән 500дән артык укучы теркәлү узган. Телевизион этапның 1/8 финалында иң яхшы балл җыйган 40 укучы катнашкан.
Чирек финал интеллектуаль көрәшләрендә 20 белгеч кенә катнашачак. Алар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Төрки халыклар тарихы» юнәлешендә бюджет урыннары өчен көрәшәчәк. Чирек финалда катнашучыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сораулар көтәчәк.
«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең дүртенче сезонының алып баручысы – тарих фәннәре докторы, профессор Раил Фәхретдинов.
Конкурсның телевизион версиясен традицион рәвештә ТНВ телеканалында карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев