ТАБИБЛАР ТӨНГӘ КАРШЫ АШАРГА ЯРАМЫЙ ТОРГАН 3 ПРОДУКТНЫ АТАДЫ
Алар йокының бозылуына китерүдән тыш, әле сәламәтлекне дә какшатырга мөмкин. Йокларга ятар алдыннан нәрсәләрне ашарга ярамый?
Табиблар йокларга ятар алдыннан ашарга ярамый орган 3 продуктны атады. Соң ашаган очракта алар организмга тискәре йогынты ясачак.
1. Составында шикәр булган ризыклар. Баллы ризыкларда булган гади углеводлар төнгә каршы начар үзләштерелә. Аннан организмда май булып туплана.
2. Сыер, сарык, дуңгыз итләрен дә төнгә каршы ашау яхшы булмаячак. Әлеге ризыкларда аксым күп. Ә аксым эшкәртелсен өчен организм актив эшләргә тиеш. Белүебезчә, йоклаганда организм ял итә. Димәк, ашалган ризыклар да начар эшкәртеләчәк, нәтиҗәдә йокы бозылачак.
3. Сыр. Сырда кан тамырларын кыса торган торган тирамин атлы матдә бар. Ул нерв системасын активлаштырырга мөмкин, ә бу йокы алдыннан безгә кирәкми. Тагын анда май бик күп, ул исә бавырга начар йогынты ясачак.
Тыныч йокылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев