Белми калма
СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕНӘ ТҮЛӘҮЛӘР АРТА
1 сентябрьдән башлап, Росия мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакы артачак. Аның күләме 5000 сум булачак.
Бу турыда РИА “Новости” хәбәр итә. 15 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасы вакытында сыйныф җитәкчеләренә яңа дәүләт түләвен кертү турында игълан иткән иде. Март аенда исә Мәгариф министры Сергей Кравцов әлеге түләүләрне тормышка ашыру өчен әзерлек эшләре тәмамлану турында хәбәр итте.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү нибары 1000 сум тәшкил итә. 1 сентябрьдән исә бу сумма 5000 гә кадәр җитәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев