СЫНАУ РӘВЕШЕНДӘГЕ БДИ ҺӘМ ТДИны БУШЛАЙ БИРЕП БУЛАЧАК
Эпидемиологик вәзгыять аркасында хәзер яз көне тапшырыла торган сынау рәвешендәге БДИ һәм ТДИларны да биреп булмый. Бу очракта өлкән сыйныф укучыларына онлайн рәвештә сынау имтиханнарын оештыра торган белем бирү онлайн-проектлары ярдәмгә килә.
MAXIMUM Education белем бирү ширкәте MRG «Открытая онлайн-школа» проекты белән берлектә һәр теләгән укучы өчен бушлай имтиханнар (әлеге проектка сылтама) оештыра.
БДИ һәм ТДИның сынау вариантларын чын имтиханга охшаган итеп оештырачаклар. Биремнәрне үтәр өчен шулкадәр үк вакыт биреләчәк. Имтихан алдыннан укучы консультация һәм онлайн-әзерлек уза алачак һәм тест нәтиҗәсендә үз эшенә бәя алачак. Укучы 100 баллы шкала буенча тест баллын һәм беренчел баллны белә алачак.
Беренче имтиханнар иртәгә, 9 апрельдә, башлана һәм һәр көнне дәвам итәчәк. Әлеге цикл 15 апрельдә химия һәм информатика буенча имтиханнар белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев