СУЫКЛАР КИЛӘ! НИШЛӘРГӘ?
Якын көннәрдә Татарстаныбызда 25-37 градуслы салкыннар булырга мөмкин, дип хәбәр итә РФ Гидрометеорология үзәге. Зәмһәрир суыкларда туңмас өчен нишләргә? Бу сорауга җавап табарга тырышырбыз.
Дымлы, тыгыз кием-салым, тамак ач булу, физик яктан талчыгу, хәрәкәтләнмичә озак басып тору, кичерелгән авырулар нәтиҗәсендә организмның хәлсезләнүе, аяк тамырларының һәм йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары салкында өшүгә китерә ала.
Салкында өшегән очракта аяк киемен салмагыз, чөнки аяк шешәчәк, һәм сез яңадан аяк киемен кия алмаячаксыз. Мондый очракта мөмкин кадәр тизрәк җылы бинага керергә кирәк.
Роспотребнадзор белгечләре җилдә йөрмәскә киңәш итә, чөнки җилдә өшү куркынычы арта.
Салкыннарда балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең хәленә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип искәртә белгечләр.
Балалар организмының җылылык әйләнеше әле тулысынча көйләнмәгән, ә өлкән яшьтәге кешеләрдә яки кайбер авырулар вакытында ул бозылырга мөмкин. Бер-беребезгә һәм үзебезгә карата игътибарлы булыйк!
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев