СТУДЕНТЛАРНЫҢ ТЕМПЕРАТУРАСЫН КӨНЕНӘ ИКЕ ТАПКЫР ҮЛЧӘЯЧӘКЛӘР
Пандемия нәтиҗәсендә яңа уку елында уку-укыту процессына бераз үзгәрешләр керәчәк. Иң беренче яңалык, әлбәттә, маска һәм перчаткаларга бәйле.
Яңа уку елында студентлар дәресләргә маска һәм перчаткаларда йөрергә мәҗбүр булачак. Укытучылар һәм башка персонал шулай ук әлеге саклану чараларын кулланырга тиеш.
Аның каравы, иҗади дәресләр вакытында лектор һәм студентларга маска һәм перчаталарны салырга рөхсәт итәчәкләр, - дип белдерде Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.
Моннан тыш, уку йортына кергәндә тән температурасын үлчәү дә мәҗбүри. Студентларның температуралары көненә ике тапкыр үлчәнергә тиеш.
Җәмәгать урыннарына санитайзерлар урнаштырылырга, дәресләр арасында аудиторияләр җилләтелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев