СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ОНЛАЙН-ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНЕҢ ДАТАСЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Озакламый студентлар өчен Бөтенроссия онлайн-чыгаралыш кичәсе узачак. Кайчан һәм ничек булачак ул?
Студентлар өчен Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе 27 июнь көнне онлайн узачак. Бу турыда РФнең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, әлеге кичә кысаларында берничә чара узачак: интеллектуаль онлайн-викторина, социаль челтәрләрдә эре компания җитәкчеләренең котлавы, онлайн-лекцияләр, челленджлар һәм башкалар көтә.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы булып онлайн-концерт тора. Анда төрле шәһәрләрнең чыгарылыш курс студентлары чыгыш ясаячак. Дипломлы белгечләрне университет ректорлары, корпорация башлыклары һәм башка танылган кешеләр котлаячак. Шулай ук концертта студентларның яраткан артистларын һәм популяр блогерларны да күрү мөмкинлеге булачак.
- Әлеге беренче онлайн-чыгарылыш кичәсе традициягә әйләнер, дип ышанам, ул ел да җәен студентларга бәйрәм булачак, - ди Валерий Фальков, - югары уку йортларын берләштерү белән беррәттән, Россиянең бөтен студентларын котларга да зур мөмкинлек бу.
Әлеге үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе Россия студентларын берләштерәчәк. Сүз уңаеннан, бу көнне мәктәп укучылары өчен дә чыгарылыш кичәсе уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев