СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН – БЕЛЕМ БИРҮ КРЕДИТЛАРЫ
Россиядә университет, институтларда укуга түләү өчен янәдән белем бирү кредитларын бирә башладылар. Бу – Фән һәм югары белем министрлыгының “Сбербанк" оешмасы белән берлектә булдырылган проекты.
Мондый кредитларны быелның авыгустыннан тәкъдим итә башлаганнар. Лицензиясе булган вузлада укучы студентларга кредит уку чоры һәм аны тәмамланганнан соң тагын өч айга бирелә.
Студент мондый кредитны уку вакытына (ташламалы период) рәсмиләштерә ала. Аны алган кеше кредит буенча төп бурычын һәм кредитны кулланган беренче, икенче елы өчен процент өлешен түли. Ә процентлар өчен тулысынча түләүне өченче елда башлый. Шунысы да бар: мондый кредит өчен процент ставкасы 9 проценттан да артмаска тиеш.
Белем алу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
– Россия Федерациясе гражданины паспорты булу;
– коммерция бүлегендә уку турында килешү;
– түләү өчен счет.
Ә 18 яше тулмаучылар өчен әти-әниләре паспорты, студентның туу турындагы таныклыгы, кредит алу өчен әти-әнисе (яки опекунының) рөхсәте дә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев