Логотип Идель
Белми калма

"СТУДЕНТЛАР АВТОБУСЫ": КАЙСЫ РАЙОНГА АРЗАН БӘЯДӘН КАЙТЫП БУЛА?

Җомга-шимбә җиттеме, студентның уенда туган йортка кайтып китү уе гына була. Тик атна саен кайтулар шактый гына кесәгә суга шул. Шуңа да әлегә акча эшләмәгән студентның һәрчак кулай вариантлар эзләве аңлашыла.

Шул уңайдан, Татарстанда “Студентлар автобусы” проекты старт алды. Аның дәвамында Казанга авыл-районнардан килеп укучылар туган якларына транспорт белән арзан бәягә кайта ала.

“Студентлар автобусы” социаль проекты 2017 елда Казан – Яр Чаллы – Казан юнәлеше буенча эшли башлаган иде. 2017-2018 елда проектта анда 1560 укучы катнаша. Алар әлеге студентлар автобусында йөреп, 230 мең сум акчаларын янга калдырган. Быелгы уку елыннан әлеге проектта яңа юнәлешләр һәм рейслар ачылган. Алар районнардан килеп укучы тагын да күбрәк студентка ташламалы рәвештә туган район-шәһәрләренә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер ташлама берничә юнәлештә гамәлдә:

  • Казан – Яр Чаллы – Казан – 350 сум
  • Казан – Теләче – Казан – 100 сум
  • Казан – Бөгелмә – Казан – 500 сум
  • Казан – Әлмәт – Казан – 400 сум
  • Казан – Буа – Казан – 300 сум
  • Казан – Йошкар-Ола – Казан – 250 сум.

Шулай ук, якын арада башка автопарклар белән хезмәттәшлек итеп, яңа юнәлешләрне ачарга җыеналар.

Әлеге автобуска ничек “эләгергә”?

1. “Вконтакте” социаль челтәрендәге проектның төркемендә (https://vk.com/studbusrt ) google-форма аша алдан урын алып куярга.

2. Телефон аша аны расларга.

3. Теркәлгәннән соң студентка урын беркетелә.

4. Бөтен урыннар да алып бетерелгәч, рейска теркәлү ябыла.

Автобуска утыру өчен үзең белән студент билеты булырга тиеш. Чөнки урын броньләгәндә, шушы документның номеры күрсәтелә.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

Бу студентларгаярдәм күрсәтүнең тагын бер формасы. Аны “Студентлар лигасы” үзе тәкъдим итте. Проект, чыннан да, башкалага килеп укучы студентларга зур ярдәм булачак. Биредә аларга махсус бәя буенча өйләренә кайту мөмкинлеге бар. Килгәндә, автобуслар тулай тораклар һәм вузларның уку корпуслары аша узачак.

Проект “Студентлар лигасы”ның социаль эш буенча комитеты, “Көнчыгыш” автовокзалы белән бергә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белән башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев