СТУДЕНТ ОТРЯДЛАРЫНЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА КАЗАНДА ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ
«Республикада студент отрядларының эше, гадәттәгечә, төрле юнәлешләрдә тәкъдим ителгән. Мисал өчен, төзелеш отрядларында катнашучылар төрле объектларда, шул исәптән Татарстаннан читтә дә эшлиләр. Шулай ук студентлар проводниклар отрядында да катнашалар, биредә алар ил буйлап сәяхәт итү, төрле шәһәр һәм төбәкләрне күрү мөмкинлегенә ия. Яшьләрне студент отрядларына җәлеп итү мөһим, чөнки бу эшчәнлек киләчәктә дә кыйммәтле тәҗрибә алып киләчәк», – диде матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Татарстанның студент отрядларының 60 еллыгына Казанда сквер барлыкка киләчәк һәм һәйкәл куелачак, шулай ук студент отрядларының күпьеллык тарихы турында китап чыгачак. Бу хакта шулай ук Ринат Садыйков хәбәр итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
Нет комментариев