СТУДЕНТ ҺӘМ АСПИРАНТЛАРГА – ТАШЛАМАЛЫ АВИАБИЛЕТЛАР?
Россиянең Дәүләт Думасы студентлар һәм аспирантларга, авиабилет алганда, ташламалы тарифлар кертергә тәкъдим итә. Ташламалы категориягә бакалавриат, магистратура, специалитет юнәлешендә көндезге бүлектә укыган, 30 яшькә чаклы булган яшьләрне кертү идеясе бар.
Хәзерге вакытта Ерак Көнчыгыш, Кырым һәм Калининградка 23 яшькә чаклы россиялеләр ташламалы бәя буенча авиабилет ала ала. Аларның белем алу-алмаулары мөһим түгел.
Депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән инициативаның хуплаучылары да, каршы булучылары да бар. Пассажирларның гомумроссия берләшмәсендә ташламалы тарифлар яшьләргә сәяхәт итәргә һәм бизнес белән шөгыльләнергә күбрәк мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар. Идея белән риза булмаучылар фикеренчә, 30 яшьлекләргә мондый хокук бирү пенсионер, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә юнәлтелгән бюджетны үзенә “тартачак”.
Әлеге тәкъдимнең инициаторы – Дәүләт Думасы депутаты Наталья Кувшинова. Ул шушы хатны Россиянең Транспорт министрлыгына һәм “Росавиация”гә юллаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев