СТРАТЕГИК СЕССИЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ: ЭШ БИРҮЧЕЛӘР ЯШЬЛӘРНЕ КӨТӘ
Яшьләрне билгеле бер предприятие-оешмаларда эшләү өчен ничек кызыксындырырга? Аларны эш белән тәэмин итүдә нинди мөмкинлекләр бар? Бу мәсьәләләр төрле университет, ведомство, оешма җитәкчеләре катнашында узган Стратегик сессиядә каралды.
Чара яшьләрне эшкә җәлеп итү буенча гомум фикер алышу форматында узды. Анда барлык җитәкчеләр, ректорлар һәм министрлыклар хезмәткәрләре әлеге катлаулы сорауга җавап табарга тырышты. Барлык катнашучылар 7 төркемә бүленеп 4 сәгать дәвамында уртак эш алып барды. Шунысын аерып әйтергә кирәк: әлеге проблемага төрле яктан караш яңгырады. Мәсәлән, бер яктан университет булса, икенче яктан – эш бирүче оешма. Шәхсән үзем әлеге дискуссиядә студентлар фикерен җиткердем.
Шулай ук Стратегик сессиядә замана яшьләрен югары белем алу белән беррәттән белгечлек буенча эше белән ничек кызыксындыру турында сораулар һәм бурычлар күтәрелде. Бу хәзерге вакытта бик актуаль проблема булып тора.
Әлеге проблемага таянып, очрашуның төп максаты да формалашты: ул яшьләрне эш белән тәэмин итүнең төбәк программасын яңарту өчен килештерелгән тәкъдимнәр исемлеге. Шулай итеп, Стратегик сессия тәмамлангач, яңа кадрлар белән кызыксынучы кешеләр тарафыннан яңгыраган барлык җаваплар һәм мәсьәләләрне хәл итү тәкъдимнәр уртак «банк»ка теркәлде.
Рәзил СӘМИГУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев