Белми калма
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале – Россия байлыгы”
Севастопольдә, Офицерлар йортында Татарстанның “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм Дәүләт театраль сәнгать институты студентларының зур бәйрәм концерты узды.
Үз чыгышларын Татарстан талантлары Россиянең Кара диңгез флотына 235 ел тулуга багышлады. Офицерлар, матрослар һәм Севастополь халкы алдында Татарстанның 20 шәһәр һәм районнарыннан 200 артык яшь артист чыгыш ясады. Алар – Казанның «Шарм» һәм «Изумрудный город» бию коллективлары, Чаллының «Лик» хореография студиясе, Байлар Сабасыннан «Яшьлек» ансамбле, Баулыдан «Даринки» вокаль ансамбле, Питрәчтән «Пластилин» студиясе, Яшел Үзәннән «Орфей» һәм «Импульс» йолдызчыклары.
Коллективларның җитәкчеләрен һәм фестивальнең мөгаллимнәрен Кара диңгез флотының мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Сәламләү сүзендә флотның башкомандующие, вице-адмирал Александр Моисеев “Созвездие-Йолдызлык”ны Россиянең байлыгы дип атады, аның аерым мәдәни-белем бирү һәм патриотик өлешен искәртте.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале безнең илдә гражданнарны тәрбияләү буенча гаҗәеп проект. Аның киңлекләре, үсеп килүче буын белән күпьеллык нәтиҗәле эш системасы аның уникальлеген һәм кирәклеген дәлилләде. Бу хәрәкәтне, чынлап та, Татарстанның гына түгел, ә Россиянең байлыгы дип атарга була. Бу очракта Татарстан Президенты һәм Хөкүмәтенең үз эшләрен җиренә җиткереп үтәүләрен ассызыклар идем», - дип билгеләде ул.
Фестиваль концертлары Кырымда 6-24 июль көннәрендә җәйге иҗат сменасы кысаларында узачак. Иҗат сменасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр министрлыгы, Севастопольнең мәдәният идарәсе ярдәме белән, шулай ук Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссия эгидасы астында үтә.
Бу атнада “Созвездие-Йолдызлык”ның концертлары “Артек” халыкара балалар үзәгендә һәм Бахчасарайда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев