СОЧИДА ТӨБӘКАРА «ӘЙДӘ ШАЯРТ» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ УЗА
Бүген, 2 мартта, Сочи шәһәренең «Сириус» мәгариф үзәге нигезендә Төбәкара «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы уза. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителде.
27 февральдән Көньяк федераль округының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары командалары җыелып, уенга әзерлек башлаган. Ел саен федераль округ уеннары этапларыннан узган командалар Казанга финал уенга чакырыла. Уеннар ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляцияләнә.
Әлеге проект «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Командаларны әзерләү белән Татарстан Республикасы татар КВН лигасының иң яхшы уенчылары шөгыльләнә, алар остаханәләр һәм төрле лекцияләр үткәрә. Мондый чаралар яшьләргә киләчәктә төбәкара хезмәттәшлек алып барырга ярдәм итә, сәләтле яшьләрнең үз идеяләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев