«СӘМРУХ» ЕЛ ПРЕМИЯСЕНДӘ 15 НОМИНАЦИЯДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛӘНӘЧӘК
21 февраль көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы узачак. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар һәм сәләтлеләр бүләкләнәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
«Сәмрух» ел премиясе – нәтиҗәләр ясау ноктасы. Анда ел дәвамында «Сәләт»не үстерүгә көч куйган шәхесләрне, командаларны барлыйбыз. 15 номинациядә 24 районнан йөздән артык гариза кабул иттек. Традицион номинацияләрдән кала ике яңа махсус номинация билгеләдек. Алар турында иртәгә генә беләчәкбез», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Искәртеп узарга кирәк, «Сәмрух» ел премиясе Татарстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан тапшырыла. Премия беренче тапкыр 2015 елда үткәрелә. Сигез ел дәвамында премиядә 470 кеше катнаша, 65 җиңүче билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев