«СЛЭМ» ФЕСТИВАЛЕ ШИГЪРИЯТ ТУРЫНДАГЫ СТЕРЕОТИПЛАРНЫ ҖИМЕРӘ
27 августта Казанда «Слэм» Бөтенроссия заманча шигърият фестивале уза. Кунаклар хәзерге заман шигъриятенең төрле юнәлешләре белән таныша алачак.
Фестивальнең программасы ике бүлектән тора. Чара Черек күлдә әдәби маркет, лекторий һәм шигырь укучылар бәйгесе белән башланып китәчәк. Ә кичкә таба фестиваль «Икенче сүз» шигъри спектакле, музыкант Сережа Драгни һәм Россия шагыйрьләренең чыгышлары белән үрелеп барачак. «Слэм»да шулай ук шигъри перфоманс күрсәтү дә планлаштырылган.
«Без тамашачыга шигъриятнең әдәби дәреслекләрдәгесеннән аерыла алуын күрсәтергә телибез. Кыска гына вакыт эчендә тамашачыны бөтенләй башка шигъри юнәлешләр белән таныштырырдай, шигърият турындагы стереотипларны җимерердәй программа төзедек», – дип уртаклашты «Слэм» продюсеры Регина Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев