СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ДАРУЛАРНЫ БУШЛАЙ БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Сәламәтлек саклау Министрлыгы авыруларга табиб язган даруларны бушлай яки арзан бәядән бирү буенча тәкъдим әзерли. Дарулар белән тәэмин итү системасы 2022нче елдан гамәлгә керергә мөмкин.
Хәзерге көндә даруларны бары берничә төркем кешеләргә генә бушлай бирәләр, алар арасында инвалидлар, өч яшькә кадәр балалар һәм аерым төр чир белән авыручылар. Сәламәтлек саклау Министрлыгы тәкъдиме белән киләчәктә даруларны озак вакыт дәвалану курсы алучылар да бушлай ала алачак. Шулай ук, 14 яшькә кадәр яки бөтенләй 18 яшькә кадәр балаларга да даруларны бушлай бирүне тәкъдим итүчеләр булган.
Статистикага ышансак, бүгенге көндә россияләлеләр елына 7 меңгә якын акчаны даруханәләрдә калдыра.
Күптән түгел РФ хакимияте хроник чирләр белән авыручы балалар өчен чит ил даруларына 26 миллион сум бүлеп биргән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев