Логотип Идель
Белми калма

ШӘРИФ КАМАЛ ПРЕМИЯСЕНӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты оештырган Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең 2022 ел өчен лауреатларын барлар вакыт җитте.

Премиягә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. 2 номинация һәм 2 яшь категориясендә барысы 4 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме – 50 000 сум.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2022 елда Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына агымдагы елның 25 декабренә кадәр кабул ителәчәк. Оештыру комитеты карары белән эшләрне кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин. Премия һәм бәйге турында мәгълүмат махсус сәхифәдә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев