«ШОТЛАНД СУГЫШЫНДА ТӘПИЕН ҖУЙГАН ПЕСИ»
1871 елның 13 июлендә Лондондагы Бәллүр сарайда дөньядагы беренче Песиләр күргәзмәсе уза. Аны хайваннарны рәсемгә төшерергә яратучы иллюстратор Гаррисон Уэйр оештыра. Күргәзмәдә песиләргә бик кырыс таләпләр куела, йоннарының озынлыгына кадәр миллиметрлап тикшерелә.
Шоуда 25 токымга караган 170 песи катнаша. Алар арасында сугыш ветераны да була - песи туганнары белән бик каты яу вакытында тәпиен югалткан шотланд песие.
Жюрида Уэйр үзе һәм ике Джон утыра. Беренчесе - аның туганы Джон, икенчесе исә - биология җене кагылган рухани Джон Макдональд.
Күргәзмә бик уңышлы уза, икенче көнне британ газеталарының барысы да диярлек бу вакыйга турында язып чыга. Песиләрнең фотолары да бастырыла. Рейтинг буенча, халыкта йонлачлар күргәзмәсе матурлык конкурсларыннан да зуррак кызыксыну уята.
Бу күргәзмә тагын шунысы белән дә үзенчәлекле: Европа публикасы биредә беренче тапкыр Сиам песиләре белән таныша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев