ШОКОЛАД: АШАГАНДА НИЧЕК ЧАМАНЫ БЕЛЕРГӘ?
Аны артыгын ашап ташламау өчен нишләргә? Диетолог киңәше.
Австралия диетологы Лиэнн Уорд шоколадның артыгын ашап ташламауның бер ысулын ача. Белгеч сүзләренчә, шоколадны көн дә ашарга ярый, әмма аз-азлап.
– Үзеңне-үзең алдап, шоколадтан бөтенләй баш тартып, аннан аны беренче тапкыр күргәндәй күп итеп ашауга караганда аз-азлап ашап, ләззәт алырга өйрәнү яхшырак. Мин клиенларыма һәрчак: “Бер шакмак шоколадның тәме 20 шакмакныкы кебек үк”, -дим. Ә иң зур ләззәт беренче ике-өч шакмакны ашаганда туа, - ди табиб.
Шулай ук, ул шоколад тәмен тулысынча тату, аннан ләззәт алу өчен телевизорны сүндерергә, гаджетны читкәрәк алып куярга киңәш итә. Шоколадның көнлек нормасы да шушы саннан артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев