Белми калма
Селфи ясар өчен дусларны арендага алып була!
Селфи ясау әле тиз генә модадан чыгарга ашыкмый. Киресенчә, үзеңне фотога төшерүнең нинди генә ысулларын тапмыйлар.
Япониядә исә шул исәптән яңа төр хезмәт күрсәтә башлаганнар. Селфи ясарга дусларны хәзер арендага алып та була икән. Моның өчен анда махсус кушымта уйлап тапканнар. Аның аша каталогта үзеңгә ошаган актерны сайлап алырга була. Билгеләнгән вакытта "ялган" дустың белән очрашып, бергә фотога төшкәннән соң, бу селфиларны төрле социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин. 2 сәгатьлек фотоссия өчен 73 доллар тирәсе түләргә кирәк булачак. Шулай ук яңа дустыңның чыгымнарын да үз өстеңә аласы ди, мәсәлән, транспорт яки "яхшы" кадр ясаганда кирәге чыкса кофе, ризыклар, чәчәк, кием һәм башкалар.
Японнар әйтүенчә, бу дуслары аз булган кешеләр өчен бик кирәкле сервис. Шулай ук бу хезмәт белән "экс"-сөеклеләренең ачуын чыгарырга яратучылар актив куллана икән.
//www.europaplus.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Нет комментариев