Белми калма
СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕ, КИНОТЕАТРЛАР ҺӘМ БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫКЛАРЫ ЯБЫЛА
Сәүдә үзәкләре, бассейннар, төнге клублар, кинотеатрлар, балалар өчен мәйданчыклар һәм спорт үзәкләре... 28 марттан алып 5 апрельгә кадәр әлеге оешмалар үз эшләрен туктатырга мәҗбүр.
Бу турыда коронавируска каршы көрәшкә багышланган брифингта Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
«Сәүдә үзәкләрендә даруханәләр һәм азык-төлек кибетләренә генә эшләргә рөхсәт ителәчәк», - дип ассызыклады җитәкче.
Кафе һәм рестораннар ябылмаячак. Шулай да, алар махсус режимда эшләргә бурычлы. Бер залга күп дигәндә 20 кеше утыртырга ярый.
Билгеле булганча, киләсе атна Россиядә ял атнасы дип игълан ителде. Аның максаты - Covid-19 коронавирусы таралуны кисәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Нет комментариев