СБЕРБАНК МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН МАХСУС КАМЕРА УЙЛАП ТАПКАН
Аны 1нче сентябрьдән Россия мәктәпләрендә кулланырга телиләр. Әлеге җайланма битлекләр артына яшерелгән йөзләрне танып белә алачак. Моннан тыш, анда термометр функциясе дә булачак.
Әлеге аппаратны Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка да тәкъдим иткәннәр. Сбербанк башлыгы Герман Греф әйтүенчә, бу җайланма мәктәпләр һәм башка уку йортлары өчен махсус рәвештә ясалган. Аны 1нче сентябрьдән куллана башларга телиләр.
Камера эшләүнең төп принцибы шунда: аны куллану өчен укучыларны туктатырга кирәкми. Аппарат кеше агымындагы мәгълүматларны туплы, аны операцион система ярдәмендә анализлый. Әгәр битлек кигән кешене мәгълүматлар базасы танып алса һәм аның температурасы нормаль булса, аңа турникет уку йортына керергә рөхсәт итәчәк. Әгәр шушы ике параметрларның берсе генә булса да, үтәлмәсә, укучы бинага керә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев