«САЛАВАТ КҮПЕРЕ»НДӘ – БӘБИЛӘР ӨЧЕН ӨЙ ТУЙЛАРЫ!
121нче «ЭврикУМ» балалар бакчасында «Open Space» ачык киңлек технологиясе кулланылачак. Ул администрация, укытучы һәм әти-әниләргә төрле проблеманы нәтиҗәле хәл итәргә яки инновацион карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук биредә “Тере китаплар” дигән инновация проекты нигезендә проектлы уку технологиясенә өйрәтәчәкләр.
122нче «Сэлам» балалар бакчасының төп үзенчәлеге – кечкенәдән профориентациягә өйрәтү. Профессиональ осталыкның башлангыч күнекмәләрен бакчадан үк беләчәкләр. Җитмәсә, бу балалар бакчасы полилингваль: биредә татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирәчәкләр.
132нче «Друзья» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге баланы төрле яклап үстерүгә игътибар бирәчәкләр. Мисал өчен, биредә “Игелекле бизнес” проекты, финанс грамоталылыгы дәресләре, менталь арифметика керәчәк. Спорт һәм иҗади мөмкинлекләрне үстерүне дә күздә тоталар.
“Салават күпере” торак комплексында киләсе елга да яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүне күздә тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев