«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» БАЛАЛАР КИТАПЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
«Салават күпере» журналы редакциясе балалар өчен татар телендә өр-яңа китаплар нәшер итә башлады. «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина әлеге китапларны әзерләү буенча эшләрнең ярты ел элек башлануын билгеләп үтте. Ярты ел дәвамында редакция тарафыннан барлыгы 10 китап нәшер ителгән. Аларның гомуми тиражы 18 меңгә якын.
Китапларның һәрберсе гади генә басма түгел, ә күптармаклы мультимедиа чарасы булуы белән кызыклы. Мәсәлән, «Күңелле әлифба» – 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга җайлы татарча әлифбаны өйрәтү өчен нәшер ителгән китап. Анда төсле рәсемнәр, зур хәрефләр, кызыклы шигырьләр, ябыштыргычлар, мавыктыргыч биремнәр, язу күнекмәләре бар. Ә «Кыргый хайваннар», «Йорт хайваннары», «Антарктида хайваннары» буягычлары сериясе балаларны хайваннар дөньясы белән таныштыруда алыштыргысыз ярдәмче булып тора. «Бәйрәм белән!» – балалар өчен мавыктыргыч открыткалар җыелмасы. «Җиләкле әкият», «Тиктормас Пин», «Нәни болыт», «Дус кирәк» китаплары исә нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә әкиятләр сериясе. Барлык санап узган китапларны да salavatkupere_kitap аккаунты аша һәм Казан-экспресс, Яндекс Маркет, OZONда сатып алу мөмкинлеге тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
10 августа 2026 - 10:42
КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев