САК БУЛЫГЫЗ: МОШЕННИКЛАР!
Үзәк Банк мошенникларның социаль челтәрләрдә кешеләрне алдалап акча җыюларының яңа ысулы турында хәбәр итә.
Хәзер исә мошенниклар аерым кешенең тавышын кабатлау ярдәмендә, корбанның туганнарына шалтыратып ашыгыч кирәк дигән сылтама белән акча күчерүләрен сорый башлаганнар. Әлбәттә, әле мондый ысул алай ук киң таралыш алып өлгермәгән, чөнки башка кешенең тавышын кабатлау алай ук җиңел түгел. Тик шулай да, мондый очракларга әзер булып тору яхшы, һәм, әгәр дә, сезгә "туган, дустыгыз" башка номердан шалтыратып акча сорый икән, аның чынлыкта да якыныгыз икәнен белү өчен бер сорау бирү җитә, мәсәлән, "Минем этемнең исеме ничек?", "Соңгы тапкыр без кайда күрештек?" һ.б.
Социаль челтәрләрдәге аккаунтларны "ватып", дуслардан акча сорап язучылар исә, шулкадәр артып китте, һәм, ниһаять, алданучылар да кими башлады, ахры. Өстәвенә, гел татар телендә аралашкан дустың рус телендә акча сорап яза башласа, шундук шик төшә. Әмма, монда да мошенниклар бер алдым алда йөри. Инде татар телендә язып акча сораучылар да, һәм шуңа бәйле, алданучылар да җитәрлек. Монда исә, дустыгызга башка социаль челтәргә язып, яисә үзеннән шалтыратып сорарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев