Белми калма
Сак булыгыз! Куркыныч үсемлек - балтырган!
Татарстанда белгечләр чаң суга! Кеше сәламәтлеге өчен иң куркыныч үсемлекләрнең берсе - балтырган көннән-көн күбрәк территорияләрне яулый.
Балтырган су буйларында, авыл тирәләрендә тамыр җәя торган үсемлек. Шул сәбәпле, аның куркынычы бермәбер арта. Әгәр дә балтырган согы тән тиресенә тия икән, һичшиксез, аны пешерәчәк! Күзгә эләккән очракта, кеше сукыр калырга мөмкин. Алай гына да түгел, үсемлек үлемгә дә китерә ала, дип ассызыклый белгечләр.
Быел әлеге үсемлек белән көрәшү өчен бюджеттан барлыгы 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Тик бу эш белән шөгыльләнергә тиешле компания балтырганны юкка чыгарудан баш тарткан. Чөнки бу эш бик катлаулы икән. Өстәвенә, күп кенә эшчеләр балтырган согыннан шактый зыян күргән.
Хәзерге вакытта балтырган Татарстанда 550 мең гектар территорияләрне яулап алган инде. Шуңа күрә табигатьтә, авыл җирлекләрендә берүк сак булыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев