Белми калма
«ШАЯН ТВ»: 5 ЕЛЛЫК БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫННАН – 5 МИЗГЕЛ
«Үзгәреш җиле» дип аталган туган көн концерты гөрләде. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бер меңгә якын сәләтле баланы бер залга җыйды. Иң истә калган мизгелләр белән биредә бүлештек.
1. Юбилей концертында тамашачыларга «Сәйлән» проекты җиңүчеләренең иң якты чыгышлары күрсәтелде.
2. Экранда «IV Балачак җыры» бәйгесенең 5 искиткеч клибы тәкъдим ителде.
3. Концертта Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, шулай ук җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.
4. Бәйрәмдә «Сәйлән» проекты җиңүчеләрен бүләкләп, статуэткалар тапшырылды.
5. Кунакларга экраннан нейрочелтәр ярдәмендә булдырылган Шаян малай белән Шаян кыз мөрәҗәгатьләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев