ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
19 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә «MOÑ» театраль мәйданчыгын гашыйклык хисе урап алачак. «Йокмый йокым» шигъри кичәсендә без шагыйрьләрнең гашыйклыкны ничек кичерүен тыңларбыз.
«Йокмый йокым» тәүге тапкыр узган елның сентябрь аенда кечкенә генә бер каһвәханәдә узган иде. Быел исә шагыйрәләр безне «MOÑ» театраль мәйданчыгына чакыра.
Өч шагыйрә – Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова һәм Айгөл Хәбибрахманова шигырьләре аша гашыйклык турында сөйләячәк. Алар белән бергә без сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз. Ә ул өермәдән нинди булып чыгарбыз? Биредә һәркемнең үз юлы, үз чишелеше булачак.
Кичәдә шагыйрәләрдән тыш музыкантлар – Элина Ситдыйкова, Марат Шаяхмәтов, Алсу Мансурова, Тимур Милюков катнаша. Режиссер: Зилә Хөсәенова.
Кичә турында тулырак – биредә.
Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
Нет комментариев