САБАНТУЙЛАР БУЛАЧАК!
Ниһаять, быелгы сабантуйлар буенча төгәл мәгълүмат билгеле булды. Алар 4 июльдә узачак!
Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.
- Кызганыч, вирус белән бәйле куркыныч һаман да саклана. Шуңа күрә сабантуйлар шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә уздырылмаячак дигән карарга килдек. Авылларда исә үткәрергә ярый. Әмма моның өчен халык фикерен күздә тотып әзерләнгән, җирле хакимият органнары карары кирәк, - дип белдергән ТР президенты Рөстәм Миңнеханов.
Президент авыл Сабантуйлары уздыруны иң дөрес карар дип саный. Алар 4 июльдә узачак.
- Бу - туганнар янәшәсендә, җыр-бию һәм гармуннар белән үткәрелә торган чын бәйрәм. Зур булмаган чаралар бик мөһим, - дип белдергән Президент.
Шунысы мөһим: Сабантуйлар барлык санитар нормаларны күздә тотып уздырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Комментарии
0
0
Гает уткэрмэделэр, Сабан туй уткэрэлэр, нэрсэгэ кирэк ул.
0
0