РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ВЕРТОЛЁТТА ОЧАРГА ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫҢ ТЕЛӘГЕН ЧЫНГА АШЫРДЫ
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның Яңа ел теләген чынга ашырды. Әмирханның теләге вертолётта очып карау була.
Очыш алдыннан 11 яшьлек Әмирхан вертолёт тирәли әйләнеп чыккан, күптәнге хыялына үз куллары белән кагылып караган. Вертолёт салонында төшерелгән фотоны Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битенә дә урнаштырган.
Рөстәм Миңнеханов Әмирханның теләген ел саен үткәрелеп килүче традицион "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе кысаларында тормышка ашырды. Әлеге акциядә Президенттан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар да кушылды.
Минтимер Шәймиев исә унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның ноутбук турындагы хыялын тормышка ашырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев