Белми калма
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ НЕФТЬЧЕЛӘРНЕ БАРАБАНДА УЙНАП КОТЛАГАН
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 31нче август көнне Әлмәттә нефтьчеләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашкан.
Президент бәйрәм чаралары белән танышып йөргәндә, балаларны барабанда уйнарга өйрәтеп утырган җиреннән, Afrobeat музыка мәктәбе укытучысы Абхирам Рөстәм Миңнехановны үзе янына Африка уен коралы джембеда уйнап карарга дәшә. Президент, әлбәттә, ризалаша, ә үзе янына иптәшкә Әлмәт районы исполкомы җитәкчесе Тимур Нагумановны һәм "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәгановны чакыра. Абхирам тиешле ритмны биргәннән соң, кунаклар да бу көйгә кушылып китә.
Үзенең Африка барабанында уйнаган видеосын Рөстәм Миңнеханов инстаграм битенә дә урнаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев