РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ КАРАРЫ БУЕНЧА, ТАТАРСТАНДА 12 МАЙ – МАТӘМ КӨНЕ
12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Шулай ук, иртәгә чәршәмбе көнне Казан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
11 май көнне Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булды.
Әлеге мәктәптән хастаханәләргә 21 кешене озатканнар, аларның унсигезе – балалар, барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, зыян күргән алты бала бик авыр хәлдә реанимациядә ята.
Атышны оештырган террорчы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган. Тикшерү эшләре бара.
Лилия Галимова сүзләренчә, якын арада Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булачак.
Якыннары һәлак булганнарның тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев