РОССИЯЛЕЛӘР ИЗОЛЯЦИЯДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘГӘННӘР?
Россия халкының үзизоляция вакытында нәрсәләр эшләгәнен %ларда күрсәтәбез.
Россиялеләрнең 63%ы үзизоляция чорында вакытын балаларга багышлаган һәм йорт эшләрен башкарган.
Ә үзизоляция режимын күпме кеше саклаган? Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үзилоцияне 83% кеше саклаган.
Катнашучылардан әлеге вакытта нәрсә ешрак һәм нәрсәне сирәгрәк эшли башлаулары турында да сораганнар. Иң еш яңгыраган җавап якын кешеләр, туганнар белән аралашуга бәйле булган (32%). Тагын 28% кеше фильмнарны күбрәк карый башлаган. Һәр 5нче кеше бу периодны өстәмә белем алуга багышлаган. Мисал өчен, кыска сроклы курслар узу, видеолар карауга.
Белем алу өчен төп ресурс булып Ютуб торган. 29% кеше аның ярдәмендә белем үзләштерүен әйткән. Икенче урында – социаль челтәрләр (7%) килсә, тагын 5әр % кеше Инстаграм һәм «Яндекс»ны атаган.
15% Россия халкы өйдә утырганда физик күнегүләрне ешрак ясый башлавын, спортка күбрәк игътибар бирүен әйтсә, 7% кеше бу вакытта компьютер уеннары белән мавыгып китүләрен яшермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев