РОССИЯДӘ ПЛАСТИК ПАКЕТЛАРНЫ ТЫЯРГА ҖЫЕНАЛАР
Роспотребнадзор бер тапкыр гына кулланыла торган пластик пакетларны тыярга җыена.Хәзерге вакытта алар шул турыдагы закон проектын килештерү буенча эшчәнлек алып бара икән.
Роспотребнадзорның бу тәкъдимен Россиянең табигать һәм экология министрлыгы хуплап чыккан. Тик бу гына җитми. Закон проектына, беренче чиратта, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рөхсәт бирергә тиеш.
Әйтергә кирәк, пластик пакетлар куллану бик күп илләрдә тыелган. Мәсәлән, Евросоюзда бу эшләнмәләрне сату һәм куллану тулысынча 2021 елда тыелачак. Тыюлар пакетлар гына түгел, төрле савыт-саба, су эчү “трубочкалары”на да карый.
Әлеге закон кабул ителгән очракта россиялеләргә пластик пакет урынына күп тапкыр кулланып була торган сумкалар һәм кәгазь пакетлар тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев