Белми калма
РОССИЯ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ БИЛГЕЛЕ
2020 елның икенче кварталында Россия укытучыларының уртача хезмәт хакы 31 мең сум тәшкил иткән.Мәскәү укытучылары исә төбәкләр белән чагыштырганда күпкә яхшырак хезмәт хакы ала икән.
Әлеге тикшеренүне “Авито Эш” аналитик үзәге белгечләре уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 2020 елның II кварталында Россиядә укытучылар аена 31 меңнән кимрәк хезмәт хакы алалар икән.
Мәскәү укытучылары исә акчаны күбрәк эшли. Башкалада уртача хезмәт хакы - 51,6 мең сум. Санкт-Петербургта хезмәт хакы – 35,1 мең, Казанда – 29 мең, Пермьдә - 27,1 мең, омскта – 26,9 мең сум.
Хезмәт хакы иң аз булган төбәкләр – Воронеж (21,7 мең), Новосибирск (21,1 мең) һәм Волгоград (20,6 мең).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев