РОССИЯ КӨНЕНДӘ «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ЗУР КОНЦЕРТ БИРӘЧӘК
12 июнь, Россия көнендә, 12.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре зур бәйрәм концерты тәкъдим итә. Чара Казан Кремлендә узачак.
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 400гә якын яшь артист чыгыш ясаячак, алар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтергә әзерләнә. Биредә фестивальнең барлык номинацияләре – конферанс, вокал, хореография юнәлешләрендә җиңүчеләр катнаша.
«Безнең өчен бу гаять зур, көтеп алынган вакыйга. Бөтен Татарстаннан килгән балалар өчен борынгы Кремль мәйданында чыгыш ясау, кабат иҗади аралашу атмосферасына чуму өчен уникаль мөмкинлек, алар бу мизгелне ел буе көтә. Безнең фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә концерт инде күркәм традициягә әверелде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көне бәйрәменә туры килгән репертуарны сайлыйбыз. Балалар өчен бу шатлык та, зур җаваплылык та. Кремльдә үз талантыңны күрсәтү дә – зур дәрәҗә», – ди фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.
Бу көнне сәхнәгә Чаллыдан «Татарстан» бию ансамбле, шулай ук Зәйдән «Мирас» вокаль ансамбле, Балык Бистәсеннән «Кама йолдызчыклары» үрнәк балалар хореография коллективы чыгачак, Яшел Үзәннән «Аншлаг» вокаль квартеты да тамашачыларны сөендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев