РОССИЯ КӨНЕН КАЗАНДА НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘЧӘКЛӘР?
12 июнь көнне Казанда берничә мәйданчыкта бәйрәм узачак. Бию марафоны да, концерт та көтелә.
Казан “Таврида” арт-кластеры Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аның резидентлары Казанның Татарстан урамы 64нче йорт тышында Габдулла Тукай портретын төшерәчәкләр.
“Без – Россия” дип аталган театрральләштерелгән концерт “Арт-сити” торак комплексының бульварында узачак. Ул тамашачыларны республика мәдәнияте белән таныштырачак, туган як турындагы кызыклы фактлар да яңгыраячак. Концерт Татарстанның танылган, бүгенге яшьләр горурланып йөргән мәдәният һәм сәнгать эшлекләренә багышланачак. Чара ахырында артистлар тамашачылар белән бергә Россия гимнын башакарачак. Эпидемиологик вәзгыять аркасында әлеге концертны фатирларның балкон һәм тәрәзәләреннән карарга тәкъдим итәләр.
Казан шулай ук #RussianDance флешмобына да кушылды. Ул “Таврида” арт-кластеры һәм Future Team командасы ярдәме белән булдырылган. Әлеге вакыйгага биюче, хореографлар, милли һәм халык коллективлары кушыла ала. Алар Казан Кремле фонында Folkbeat, Oligarkh «Порушка» җыры астына рус халык биюен башкарып, видеога төшерәчәкләр. Алар социаль челтәрләргә #Tavrida #RussianDance #ТанцуйРоссия #МыВместе хештеглары белән урнаштырылачак. Иң яхшы видеоларны федераль телеканалларда күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев