РОССИЯ БЛОГЕРЛАРЫ САНКТ-ПЕТЕРБУРГТА ҖЫЕЛА
24 гыйнвар көнне Санкт-Петербург шәһәре Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче танылган блогерларны бер урынга җыячак. Төп максат – медиа өлкәсендәге яңалыклар, трендлар турында үзара фикер алышу. Чарада илнең 68 төбәгеннән 800 ләп инфлюенсер катнашыр дип көтелә.
Төп оештыручыларның берсе – “Insight People» продюсерлык үзәге.
– Россиянең һәр төбәге безнең илнең креатив медиаиндустриясен алга этәрүче талантлы шәхесләргә бай. алар белән шәхсән танышу, аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу – бик зур уңыш һәм мөмкинлек, - дип белдерә “Insight People» продюсерлык үзәге генераль директоры Алинә Зиннәтуллина.
Россиянең төрле почмакларыннан җыелган блогерлар үзара тәҗрибә уртаклашып кына калмаячак. Моннан тыш, чара кысаларында төрле мастер-класслар, лекцияләр уздыру да каралган. Блогерлар шулай ук уртак проектлар һәм коллаборацияләр булдырыр дип тә көтелә.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим, әлеге россиякүләм очрашу 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Студентлар көненә багышланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев