РОССИЯДӘ ҺӘР УКУЧЫГА 1 СЕНТЯБРЬГӘ 15 МЕҢ СУМ ТҮЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб һәр укучыга яңа уку елы алдыннан 15 мең сум күләмендә федераль түләү кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның фикеренчә, түләү 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр белем алучы һәр балага бирелергә тиеш.
– Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен 1 сентябрьгә түләүләрне ел саен бирергә һәм аларны индексацияләргә кирәк. Бу федераль түләү булырга тиеш. Быел аның күләмен бер укучыга якынча 15 мең сум итеп билгеләргә мөмкин, – дигән Владислав Гриб.
Ул баланы мәктәпкә әзерләү дәфтәр, каләм һәм башка уку әсбаплары сатып алу белән генә чикләнмәвен әйткән. Ата-аналарга мәктәп формасы, спорт киеме, аяк киеме һәм уку өчен башка кирәк-яраклар да алырга туры килә.
Гриб фикеренчә, мондый федераль түләү балалы гаиләләр өчен зур ярдәм булыр һәм уку елы алдыннан чыгымнарны киметер иде.
Хәзерге вакытта Россиядә 1 сентябрьгә һәр укучыга бирелә торган бердәм федераль түләү каралмаган. Әмма кайбер төбәкләрдә күпбалалы гаиләләр өчен аерым ярдәм чаралары бар.
Мәсәлән, Мәскәүдә күпбалалы гаиләләр мәктәптә укучы балалар өчен ел саен мәктәп киеме алуга компенсация ала ала. Алтай краенда беренче сыйныфка баручы баланы мәктәпкә әзерләү өчен төбәк түләве каралган. Санкт-Петербургта исә гаилә кеременә карамастан, һәр балага мәктәп һәм спорт формасы сатып алу өчен еллык компенсация бирелә.
Әлегә 15 мең сумлык федераль түләү – Владислав Гриб тәкъдиме генә. Аны кертү турында рәсми карар кабул ителмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 августа 2026 - 13:55
РОССИЯДӘ ҺӘР УКУЧЫГА 1 СЕНТЯБРЬГӘ 15 МЕҢ СУМ ТҮЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
6 августа 2026 - 13:51
«IT-ЛИДЕР» ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
5 августа 2026 - 15:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ФИЛЛӘР КӨНЕНДӘ ЗООПАРКТА АЧЫК ПОДКАСТ ЯЗДЫРАЧАК
-
4 августа 2026 - 13:22
КАЗАНДА РЕСПУБЛИКА ҺӘМ ШӘҺӘР КӨНЕН ҮТКӘРҮГӘ 45 МИЛЛИОН СУМ ТОТАЧАКЛАР
Нет комментариев