Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
10 октябрьдә Беренчеләр хәрәкәтенең «Дипломатия мәктәп клублары» исемле федераль проектында катнашучылар билгеле булды. Беренче мәртәбә әлеге проект Татарстанда гамәлгә ашырылды, хәзер инде территория киңәйде. 370 гаризадан Россиянең 27 төбәгендә 100 клуб сайлап алынган, ә проектта барлыгы 1000нән артык укучы катнашачак.
Россия укучылары Бразилия, Көньяк Африка, Һиндстан, Әзербайҗан, Мисыр, Индонезия, Казахстан, Малайзия, Пакистан, Төркия, Алжир, Беларусь, Бангладеш, Кыргызстан һәм башка илләрдән килгән иптәшләре белән аралашачак.
Россия мәктәбенең партнеры, чит ил мәктәбе, белән беренче танышуы октябрь ахырында онлайн-форматта узачак. Октябрьдән декабрьгә кадәр катнашучылар – 14-17 яшьлек яшүсмерләр – остазлар белән бергә халыкара дәрәҗәдәге вакыйгаларны проектлаштырачак, чит телләрне өйрәнәчәк һәм тематик активлыкларда катнашачаклар. Онлайн-очрашуларда квиз һәм воркшоплар үткәреләчәк, алар дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм яшьләр дипломатиясе дөньясына чумуга юнәлдерелгән.
Россия мәктәпләре өчен субъектлары эчендә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән локаль чаралар да уздырылачак. Шулай ук проектта катнашучылар 19 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Казанда узачак яшьләр слётына килә алачак.
Исегезгә төшерәбез, бу клублар эшчәнлеге узган елның августында башланып китте. Ул вакытта Иннополиста Россиянең төрле төбәкләреннән һәм тагын 10 илдән 200гә якын бала һәм яшүсмер җыелды. Мондый клублар барлыкка килү бөтен дөнья буйлап мәктәпләр арасында партнёрлыкны үстерергә, ә катнашучыларга – төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев