Белми калма
РОСПОТРЕБНАДЗОР РОССИЯДӘ БИТЛЕК РЕЖИМЫН КЕРТТЕ
Коронавирус таралуына бәйле рәвештә, Россиянең барлык регионнарында да битлек режимы кертелде. Роспотребнадзорның әлеге карары 28нче октябрь көнне үз көченә керә.
Әлеге документ нигезендә, җәмәгать транспорты, такси, лифт һәм парковкаларда битлек кию мәҗбүри. Шулай ук кешеләр күп җыелган урыннарда да саклану чарасын күрергә кирәк. Роспотребнадзор аңлатуынча, берьюлы 50 кешедән артык җыелган урын – кешеләр күп җыелган урынга тигезләнә.
Карарда штрафлар турында берни дә әйтелми, һәр регион моны үз карамагына калдыра.
Шулай ук, Роспотребнадзор регион җитәкчеләренә кафе, ресторан һәм күңел ачу урыннарына 23:00дән 6:00га кадәр хезмәт күрсәтүне тыярга тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев