РЕЙТИНГКА – ЮК: ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ МАХСУС ИСЕМЛЕГЕ ТӨЗЕЛМӘЯЧӘК
Безнең һәр сферада иң яхшыларны билгеләү гадәте бар. Тик быел бу тенденция мәгариф өлкәсенә кагылмаячак.
Республикада иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзүдән баш тартканнар. Моңа кадәр Татарстан Мәгариф министрлыгының ел саен төрле номинацияләрдә иң яхшы мәктәпләр рейтингын төзү традициясе бар иде. Мисал өчен, республикада иң яхшы мәктәпләр, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәпләре, иң яхшы гимназия һәм лицейлар, гадәти булмаган мәктәпләрне билгелиләр иде. Тик хәзер мондый “йола”га нокта куелачак икән.
Моның сәбәбе – әлеге эшне Рособрнадзор тыюында. Дөресен әйтергә кирәк, мондый рейтингны төзегәндә, төп критерий булып БДИ нәтиҗәләре торган.
– Мондый карар директорларның рейтинг артыннан куулары, балаларны 10нчы сыйныфка алмаулары, аларны батырулары белән белән бәйле. Шунысы да бар: БДИ укытучыларның һәм мәктәп эшчәнлегенең объектив күрсәткече түгел. Чөнки, мисал өчен, укучы репетитор белән шөгыльләнергә мөмкин. Ләкин, һичшиксез, шартлы рейтинглар кала бирә. Бөтен ата-аналар да кайсы мәктәпләрнең үзләрен ничек күрсәткәнен якынча белә, – дип аңлаталар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев