Логотип Идель
Белми калма

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җылыту сезонына әзер

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җылыту сезонына әзер. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов җиткерде.

"План буенча без бүген кышка әзерләнү буенча чираттагы республика штабы утырышын үткәрдек. Бу план нигезендә әзерләнү буенча йомгак утырышы булып тора. Нәтиҗә ясалды: җылылык бирү өчен барлык объектлар әзер. Киләсе атнадан һәр тәүлек өчен рапорт әзерләячәкбез һәм кулланучылар соравы белән ничә объектта җылы бирүен күзәтәчәкбез ", — диде Фролов.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, әлегә фатирларга җылылык бирүдә ихтыяҗ юк.

Министр хәбәр итүенчә, гадәттәгечә җылылык, иң беренче чиратта, хастаханәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына биреләчәк.

"Җылы җибәрү вакыты һава торышына бәйле, әмма массакүләм җылы бирүгә барысы да әзер. Бүген миңа моны әлеге юнәлеш өчен җаваплы территорияләр дә, министр урынбасарлары да раслады ", — дип белдерде Фролов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев