Белми калма
Разил Вәлиев тел мәсьәләсе турында: федераль дәрәҗәдә килешү буенча эшне дәвам итү кирәк
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты бүген Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәләне карады. Профильле комитет әгъзалары Татарстан Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләдә федераль органнар белән килешү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте. Бу хакта комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җиткерде.
“Татарстан халыклары Ассамблеясы тәкъдиме белән телләр сәясәтен камилләштерү буенча зур эш башкарылды, Татарстанда төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр уза”, – дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.
Ул Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында якынча уку планнары белән методик тәкъдимнәр әзерләнүен, кичә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның федераль министр Ольга Васильева белән очрашуын җиткерде. Разил Вәлиев азаккы карарны кабул итү өчен федераль дәрәҗәдә алга таба килештерү эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады.
Шунлыктан Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты Татарстан Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләдә федераль органнар белән килешү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Парламенты бу тәкъдимне хуплады.
http://tatar-inform.tatar//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев