Белми калма
РАМЗАН КАДЫРОВНЫҢ 6 ЯШЬЛЕК ТӘН САКЧЫСЫ
Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров 6 яшьлек малайны үзенең тән сакчысы итеп билгеләгән. Бу турыда републиканың милли сәясәт министры Джамбулат Умаров хәбәр итә.
Магомед-Эми Газиев исемле 6 яшьлек малайны Рамзан Кадыров инстаграмдагы видео буенча тапкан. Ул видеода кечкенә малай илбашын сакларга, аның сакчысы булырга телим, дип елый. Рамзан Кадыров бу видеоны карагач, малайны үзенә чакыра, уенчык кибетләреннән аңа хәрбиләр өчен кирәкле җайланмалар сатып алына.
Халык арасында, малайга уенчык булса да, кораллар алып бирүне баланы кече яшьтән үк сугыш дөньясына тарту, дип ризасызлыклар булачагын тоемлапмы, Джамбулат Умаров аңлатма бирүне кирәк дип тапты. Ул Магомед-Эми Газиевның бернинди хәрби эшчәнлек белән дә шөгыльләнмәячәген, ә вакытын уеннар белән генә үткәрәчәген әйтеп үтә. Өстәвенә, Джамбулат Умаров малайның киләчәктә хәрбиләр юлын сайламыйча, тыныч һәм куркынычсыз һөнәр белән шөгыльләнүенә өмет итүен дә әйтә.

фото Рамзан Кадыровның вконтактедагы рәсми битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев