Белми калма
РАМИЛ ТӨХВӘТУЛЛИН КАМАЛ ТЕАТРЫНА ӘЙЛӘНЕП КАЙТТЫ
10 елдан соң Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына әйләнеп кайтты. Рамил Чыңгыз улы Камал театрында 1987-2007 елларда эшләп, төп рольләрне башкарды һәм тамашачы мәхәббәтен яулады. Популяр актерның яңа 112нче сезонда кайсы спектакльләрдә уйнаячагы премьераларга рольләрне башкаручыларны билгеләгәннән соң ачыкланачак.
Рамил Төхвәтуллин театрга кайтуы турында сөйләде: "Театрга әйләнеп кайтырга комачаулаган каршылыклар булды, хәзер алар, ниһаять, юкка чыкты һәм мин моңа бик шат. Бүген мин туган йортымда һәм шуның белән бик бәхетле. Күп эшлисем, иҗат итәсем һәм тамашачыларны куандырасым килә".
Шулай ук, яңа 112нче сезонда театр труппасына быел КДМИның актерлык курсын (курс җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, педагог Илгиз Зәйниев) тәмамлаган яшь актерлар: Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов һәм Айгөл Шәкүрованы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев