Логотип Идель
Белми калма

РАЙОННАРДА "КИНО ТӨНЕ" УЗАЧАК /ИСЕМЛЕК/

Әлеге акция Россия киносы көнендә үткәрелә. Быел ул икенче тапкыр уза. 27 август көнне ил буенча 2500 дән артык мәйданда кино сөючеләр җыелачак. 

ТАССның мәгълүмат агентлыгы сайтында тамашачы яраткан кинофильмнары өчен тавыш бирде, иң күп тавыш җыйган фильмнарны «Кино төне»ндә тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында режиссер Антон Федотовның «Кухня. Последняя битва», Дмитрий Киселевның «Время первых», Ким Дружинин һәм Андрей Шальопның «28 панфиловцев» кинолары бар.

Яшь тамашачылар өчен Алексей Цицилинның «Снежная королева 3: Огонь и лед» мультфильмы күрәсәтеләчәк.

26 август көнне 18.30 сәгатьтә Казанда "Мир" кинотеатрты артындагы Василий Аксенов исемендәге скверда «Иван Царевич и Серый Волк-3» һәм «Время первых» кинолары күрсәтелсә, 27 август көнне 20.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында "Снежная королева 3. Огонь и лед" мультфильмы һәм "Кухня. Последняя битва" киносы күрсәтеләчәк. Әлеге чараларга керү ирекле.

Моннан тыш «Кино төне»ндә ТРның
8 муниципаль районы да катнашачак: 


- Әгерҗенең «Яшьлек» паркы; 
- Азнакайдагы гаилә паркы; 
-Бөгелмәдәге мәдәният һәм ял паркы; 
- Яшел Үзәндәге «Авангард» стадионы; 
- Питрәчтәге балалар шәһәрчеге; 
- Сармандагы культура һәм ял паркы; «Мәйдан» стадионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев