Р. МИҢНЕХАНОВ ЯНГЫН СҮНДЕРҮ БҮЛЕГЕН КҮРЕРЕГӘ ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫҢ ТЕЛӘГЕН ЧЫНГА АШЫРДЫ
Бүген 28нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугадан алты яшьлек Данисның янгын сүндерү бүлеген күрү теләген чынга ашырды.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Данисны әнисе һәм дүрт яшьлек энесе Әмир белән янгын сүндерү бүлегенә чакырды. Бергәләп чәй эчеп алганнан соң, Рөстәм Нуриев Даниска Президент исеменнән баллы бүләкләр һәм швед стенкасы сатып алу өчен сертификат бүләк итте.
Соңрак Данис үзенең гаиләсе белән 75нче номерлы янгын сүндерү бүлегендә булды. Кунакларга бүлек буйлап экскурсия оештырдылар, аерым ситуацияләр мисалында янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Данис янгын сүндерү машинасында руль артында утырып, машина белән идарә итеп тә карады.
Күрешү азагында Даниска янгын сүндерү баскычының кечкенә копиясен һәм алтын төстә каска бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев